Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миңнеханов: 5 млрд чиста керемгә чыгу - “Ак Барс” банкның 2019 елга төп бурычы

Татарстан Президенты “Ак Барс”ның республикадагы төп банк булуын искәртте.

Агымдагы ел йомгаклары буенча “Ак Барс” банк 5 млрд сум чиста керемгә чыгарга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс Банк” ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында шундый бурыч куйды.

“Соңгы өч елда банкның финанс нәтиҗәләре стабиль үсә, хәзер шушы уңай динамиканы саклау мөһим. Банк нәтиҗәле һәм ышанычлы булып калырга тиеш. Операцион чыгымнарны киметү буенча эшләргә кирәк. Бу - керемне арттыру өчен резерв”, - диде Татарстан Президенты. 

“2019 елга төп бурыч – 5 млрд чиста керемгә чыгу”, - диде ул. 2018 ел йомгаклары буенча оешманың кереме 3,4 тапкырга артып, 2 млрд 710,6 млн булган.

Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс”ны республикада банк тармагындагы лидер дип атады һәм аның Россиядәге 20 иң алдынгы банк исемлегенә керүен әйтте. Шулай ук Президент берничә йөкләмә дә бирде. Татарстанның Гарантия фонды белән берлектә тиз микрокредитлар бирү эшләнергә тиеш. Кече һәм урта бизнес өчен әлеге кредитларны карау срогы өч көннән дә артмаска тиеш. Шулай ук эскроу-счетларга күчү эшенә актив кушылырга йөкләмә бирде.

“Ак барс” республиканың төп банкы булып санала. Шул сәбәпле аның ышанычлы һәм стабиль булуы Татарстан өчен мөһим, дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/20/188412/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев