Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миңнеханов автомобиль юллары үсеше буенча РФ Дәүләт Советы утырышында катнаша

Утырышны Россия Президенты Владимир Путин үткәрәчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узачак Россия Дәүләт Советы утырышында катнашачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сыйфатлы һәм куркынычсыз автомобиль юллары челтәрен булдыру турында"гы мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашырга планлаштыра", – диделәр матбугат хезмәтендә.

Утырыш барышында гомуми файдаланудагы автомобиль юллары челтәрен үстерү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү турында докладлар тыңланачак.

Утырышта "Транспорт” юнәлеше буенча Дәүләт Советының эш төркеме җитәкчесе – Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов, Россия транспорт министры Евгений Дитрих, Россия Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, Курск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Роман Старовойт чыгыш ясаячак.

"Утырыш барышында эш төркеменең юл төзелеше нәтиҗәлелеген, юлларны ремонтлау һәм карап тоту сыйфатын күтәрүгә, юл хәрәкәтен оештыруны яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәре каралачак", – диделәр Россия Президенты матбугат хезмәтендә.
 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/26/188760/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев