Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миңнеханов Чаллы җылылык электр үзәген яңарту өчен Россия Хөкүмәтеннән ярдәм сорады

Татарстан Президенты үзәкнең Автокала өчен бик тә мөһим объект булуын искәртте.

Миңнеханов Чаллы җылылык электр үзәген яңарту өчен Россия Хөкүмәтеннән ярдәм сорады

Җылылык электр үзәген яңарту өчен барлык җиһазлар да бар, бары тик егәрлек тәкъдим итү турында килешү программасына керергә генә кирәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисовтан Чаллы җылылык электр үзәген яңарту проектын хуплауны сорады.

Бу - Автокала өчен бик тә мөһим объект, дип белдерде ул ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында.

“Әгәр бүген хәл итмәсәк, киләчәктә безнең бик тә җитди проблема белән очрашуыбыз ихтимал. Бу-Чаллы җылылык электр үзәге, анда башка җитештерүчедән егәрлек тәкъдим итү турында килешү төзегәндә сатып алган бөтен җиһазлар да бар, һәм әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен безгә егәрлек тәкъдим итү турында килешү программасына керергә кирәк. Без язгач сез хупладыгыз, әмма бүгенге вәзгыять аңлашылып бетми”, - диде Миңнеханов.

Татарстан Президенты үзәкнең Автокала өчен бик тә мөһим объект булуын искәртте. Чаллы шәһәре зурлыгы ягыннан республикада икенче урында тора, биредә 540 мең кеше яши.

 

“Бердәнбер җылылык чыганагы һәм ул яңартуга мохтаҗ. Аны КАМАЗны сафка бастырганда төзегәннәр. Бүген анда вакыт буенча да, нәтиҗәлелек ягыннан да җитди модернизация таләп ителә”, - диде Президент.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев