Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миңнеханов Галиев мәчетендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты

Казанның Галиев мәчетендә Ид әл-Адх – корбан чалу бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазы узды.

Аны бүген бөтен дөнья мөселманнары билгеләп үтә. Татарстанлыларны Корбан гаете белән мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады.
– Әй сез, дин кардәшләрем, Аллаһы Тәгаләнең чиксез мәрхәмәтен олылап бәйрәм итүчеләр. Бүген без сезнең белән Корбан бәйрәмен каршы алабыз. Барыгызны да бу бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Ходай Тәгалә бүген кылган догаларны, корбан чалу йолаларын, безнең изге эшләребезне кабул итсен һәм тәмугъ утыннан коткарсын, барыбызны да җәннәткә күмсен, – диде мөфти. 
Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан котлавын тапшырды. Республика җитәкчесе шулай ук бәйрәм намазында катнашты. 
Намаз пандемия шартларында барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узды. Мәчетнең үзендә мөселманнар социаль дистанцияне үтәп урнаштылар, мәхәллә кешеләренең бер өлеше мәчет ишегалдында намаз укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай корбан