Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миңнеханов «Шаян ТВ» алып баручысына: Сез - безнең киләчәгебез, без сезгә таянабыз

Татарстан Президенты фикеренчә, балалар телеканалын булдыру милләтне, телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калырга ярдәм итәчәк.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясендә быел республикада эшли башлаган «Шаян ТВ» телеканалы турында фикерен белдерде. Ул «Шаян ТВ»ның яшь алып баручысының телеканал турындагы соравына җавап бирде.

«Милләт, тел һәм гореф-гадәтләргә карата карашлар балачакта формалаша. Кызганыч, хәзер безнең авылларда халыкның 25 проценты гына яши. Шәһәрдә мондый традицияләр юк, аралашу нигездә рус телендә бара», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, халыкның гореф-гадәтләрен уен формасында бирергә кирәк. Балалар каналы нәкъ менә шушы максатны күздә тота.

«Сез - безнең киләчәгебез, без сезгә таянабыз. Без картайганда милләтебез югалмас, милли традицияләр сакланыр дип ышанабыз. Каналны ачканда без шул хакта уйладык. Киләчәктә дә бу эшне дәвам итәрсез дип ышанабыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу вакытында журналист һәм «Шаян ТВ» алып баручысы, 13 яшьлек Илназ Абдрахманов Президентка бүләк тапшырды. Канал исеменнән ул Рөстәм Миңнехановка плед, пазл, ручка, блокнот һәм магнитик булган җыелма бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев