Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Минем әбием» бәйгесенә старт

Игътибар! «Шәһри Чаллы» газетасы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге белән берлектә «Минем әбием» дигән бәйге игълан итә.

27 ноябрь – Әниләр көне билгеләп үтелә. Шушы матур көн уңаеннан, гүзәл хатын-кызларыбызны хөрмәтлисе, кадерлисе килә. «Минем әбием» конкурсы да нәкъ шушы максатларны истә тотып оештырыла. 

28 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр без сездән фотолар көтеп калабыз. Электрон почта: shahri_chally@mail.ru Фотоларда хөрмәтле әбиләребез үзләренең балалары, оныклары белән төшкән булырга тиеш яисә берәр шөгыль вакытында (бәйләп утырамы ул, чигәме, ашарга пешерәме) төшерелгәне шарт булып тора.

11 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр «Шәһри Чаллы» сайтында килгән фотолар өчен тавыш бирү этабы оештырыла. Җиңүче исемен алган катнашучыларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Безнең белән калыгыз!    

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев