Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минтимер Шәймиев Наил Мәһдиевка Рәхмәт хаты тапшырды

Казан Кремлендә «Адымнар — белемгә һәм бердәмлеккә юл» полилингваль комплекслар челтәре проектын гамәлгә ашыруда катнашучылар белән очрашу узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев социаль әһәмиятле проектны үстерүгә аерым өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында - Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев.
«Адымнар-Чаллы» полилингваль мәктәбе Яр Чаллыда 1 сентябрь көнне Минтимер Шәймиев катнашында ачылды.
«Адымнар — белемгә һәм бердәмлеккә юл» проекты алты комплекс һәм ике шәһәр яны өстәмә белем бирү үзәге булдыруны күздә тота. Дүрт мәктәп файдалануга тапшырылган инде, тагын өчесе нигезенә таш салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү

2
X