Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мисбах бабайны ярлыкаганнар

Чаллыда 2010 елда кул таягына көйләп үзе ясаган мылтыктан табибка аткан 87 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновны ярлыкау комиссиясе иреккә чыгарырга, дигән карарга килгән. Бабай колониядә ел ярым утыра. Ярлыкау комиссиясенә кергән җиде гаризадан берсен генә кәнәгатьләрдерәләр, Мисбах бабай ихлас күңелдән тәүбә итә, үзен иреккә чыгаруны сораган. Искә төшереп китәбаез: Мисбах Сәхәбетдинов...

Чаллыда 2010 елда кул таягына көйләп үзе ясаган мылтыктан табибка аткан 87 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновны ярлыкау комиссиясе иреккә чыгарырга, дигән карарга килгән. Бабай колониядә ел ярым утыра.

Ярлыкау комиссиясенә кергән җиде гаризадан берсен генә кәнәгатьләрдерәләр, Мисбах бабай ихлас күңелдән тәүбә итә, үзен иреккә чыгаруны сораган.

Искә төшереп китәбаез: Мисбах Сәхәбетдинов 4 санлы Чаллы шәһәр шифаханәсе травмотологы Андрей Железновка килә. Табиб аңа түбәтәен салырга куша, әммә бабай моны эшләми. Нәтиҗәдә Железнов аны кабул итми, бабай сүзләренчә аны врач телдән мыскыл итә, полиция чакыртып кабинетыннан чыгара. Картның моңа ачуы килә, тимер таяктан ата торган корал ясап үзен кыерсыткан табибны сагалап торып аңа ата. Мисбах картка суд ясап, аны 6 ел 3 айга ирегеннән мәхрүм итәләр. Ул тагы вафат Железнов гаиләсенә 300 мең сум мораль зыянны капларга тиеш була.

Мисбах Сәхәбетдинов хәзер Түбән Вәҗи хокуктан мәхрүм ителгәннәрнең 5 санлы колониясендә утыра. Ул иреккә чыксын өчен ярлыкауга Татарстан һәм Россия Президентлары да кул куярга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X