Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мисырга рейслар яңартыла?

Россия белән Мисыр арасында октябрьдән авиаочышлар этаплап яңартылачак дип хәбәр итә җирле «Аль-Масри аль-Яум» газетасы. Барыннан да элек Мәскәү белән Каһирә арасындагы рейсларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Россия башкаласына очышлар Мисырдагы яңа аэропорттан башкарылачак, ул 28 сентябрьдә сынау режимында эшли башлаячак.

Аннары Мәскәү белән Шарм-эш-Шейх һәм Хургада арасында даими рейслар булдырылачак. 24 сентябрьдә Россиянең куркынычсызлык буенча экспертлары Хургада тикшерү эшләре алып барган. Моннан тыш, 26 сентябрьгә Россия транспорт министры Максим Соколовның Каһирәгә сәфәре планлаштырылган. Аны Мисыр Президенты Абдель Фаттах ас-Сиси шәхсән кабул итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Мисыр белән авиаочышлар 2015 елның ноябрендә, Шарм-эш-Шейхтан Санкт-Петербургка очкан Россия лайнеры бортындагы теракттан соң өзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев