Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Митрополит Феофан: Конституциягә төзәтмәләр - безнең мәнфәгатьләребезне яклау

Илнең Төп законын үзгәртү гражданнар хокукларының социаль гарантияләрен киңәйтергә һәм суверенитетны ныгытырга тиеш

Конституциягә төзәтмәләр россиялеләрне социаль планда яклаячак һәм РФ халыкларына мәдәниятне, телне сакларга, үз мәнфәгатьләрен якларга мөмкинлек бирәчәк. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан үзенең видеомөрәҗәгатьендә әнә шундый фикер белән уртаклашты.

"Конституциягә төзәтмәләр бик кирәк. Дәүләтебезнең мәңге суверен һәм бәйсез булуы безгә кирәк түгелме? Балаларыбыз, хатын-кызларыбыз, картларыбыз Конституция ягыннан социаль якланган булырга тиеш түгелме? Без халык белән бердәм, һәм төзәтмәләр кертелә торган Конституция-безнең мәнфәгатьләребезне алга таба яклау", - дип билгеләп үтте митрополит татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп.

 

Чыганак: Татар информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев