Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөхәммәтшин: Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру Татарстан өчен зур эшнең башы ул

ТР Дәүләт Советында республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту өчен эшче төркем төзелгән.

Илкүләм проектларны тормышка ашыру Татарстан өчен - зур эшнең башы ул. Бу турыда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе Сәркатибе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Генераль советының Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыруны тикшерү буенча утырышында әйтте.

"Илкүләм проектларны тормышка ашыру безнең өчен зур эшнең башы ул. Илкүләм проектлар ярдәмендә без республиканың шәһәрләре һәм районнарының кыяфәтен үзгәртәбез, кешеләр өчен уңайлы мохит төзибез. Субъектларга социаль мәсьәләләрне чишү өчен бирелә торган чаралар башка беркайда да бу кадәр күләмдә түгел", - диде Мөхәммәтшин.

"Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән бу зур илкүләм проектларны" республикада гамәлгә ашыруны контрольдә тоту "Бердәм Россия"гә йөкләнгән, дип өстәде ул. "Без Татарстанда шуның белән шөгыльләнәбез", - диде Мөхәммәтшин.

"Бердәм Россия" инициативасы буенча ТР Дәүләт Советында республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту өчен эшче төркем төзелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, РФ субъектларының һәрберсенең хакимият тармакларының гомуми көчләр белән генә илкүләм проектларны гамәлгә ашырып була. Аның фикеренчә, кадрлар әзерләү аеруча әһәмиятле. "Без Россияне яңартачакбыз, аерым алганда безнең республика халкының тормыш мөмкинлекләрен", - диде ул.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188674/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев