Мәктәп автобусы авариягә эләккән
Әлеге авариядә "Тойота" пассажиры тән җәрәхәте алган - 8 яшьлек баланың аякларына зыян килгән.
28 ноябрьдә Казанда Привокзальная урамындагы 20 нче йорт янында "Тойота Рав 4" автомобилен йөртүче хатын-кыз, беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як полосага килеп чыккан. Биредә ул "Пежо" мәктәп микроавтобусы белән бәрелешкән. Һәлакәт вакытында, бәхеткә, аңарда балалар булмаган. Әлеге авариядә "Тойота" пассажиры тән җәрәхәте алган - 8 яшьлек баланың аякларына зыян килгән. - Автомобильне йөртүче хатын-кыз һәм автобус пассажиркасы медиклар караганнан соң өйләренә җибәрелгән, - дип хәбәр итте Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклау өстендә эшли.
Чыганак: Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев