Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпкә кыстыбый алып бару тыела

Роспотребнадзор” мәктәптә туклану буенча яңа таләпләр кабул итте.

Роспотребнадзор” киләсе елдан башлап 2027 елга кадәр мәктәп туклануын регламентлаштырачак яңа таләпләрне кабул итте. Үзгәрешләр күп, шул исәптән өйдә әзерләнгән ризыкны мәктәпкә алып килү буенча да.

Хәзер укучылар мәктәпкә өйдән өчпочмак, бутерброд алып килеп ашый алмаячак. Бары тик диетик һәм дәвалану туклануы гына рөхсәт ителә.
Тик мондый ризыкны балага табиб билгеләгән булырга тиеш.

Яңа таләпләр буенча барлык мәктәпләрдә дә укучыларны файдалы азык-төлек белән тукландырырга тиешләр. Бу витаминлы кайнар ризык, өстәвенә, азыкка йод кушылган тоз гына салынырга тиеш.

Мәктәптә сагыз, газлы эчемлекләр сату тыела, автоматларда бары тик киптерелгән җиләк-җимеш һәм сөт продукциясе генә сатылачак.

Тыелган ризыклар исемлеге бик зур. Анда пирожныйлар, тортлар, эремчектән сыроклар, эремчекле яки итле тәбикмәкләр, фарш белән макароннар, гөмбә, кофе һәм башка бик күп нәрсәләр кергән.

Чыганак: Кызыл тан

Фото: ачы чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев