Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпләр һәм бакчалар кирәк

Шәһәр советы сессиясендә депутатлар халыкны борчыган иң мөһим проблемалар рәтеннән яңа төзелгән микрорайоннарда мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына булган ихтыяҗ мәсьәләсен дә күтәрделәр. Бүгенге көндә Чаллыда бакча яшендәге 19 меңнән артык балага урын җитми. "Бүгенге балалар туу арткан чорда әлеге сан тагын да үсәргә мөмкин. Һәм 3 яшьлекләргә дә урын җитми...

Шәһәр советы сессиясендә депутатлар халыкны борчыган иң мөһим проблемалар рәтеннән яңа төзелгән микрорайоннарда мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына булган ихтыяҗ мәсьәләсен дә күтәрделәр. Бүгенге көндә Чаллыда бакча яшендәге 19 меңнән артык балага урын җитми.

"Бүгенге балалар туу арткан чорда әлеге сан тагын да үсәргә мөмкин. Һәм 3 яшьлекләргә дә урын җитми башлаячак, - дип искәртте үзенең чыгышында депутат Уел Хөсәенов. Яңа микрорайоннарда бакчаларга гына түгел, мәктәпләргә дә ихтыяҗ зур. Ә бит мәктәпләр белем бирү функциясен үтәүдән тыш, шушы территориядә яшәүчеләр өчен мәдәни һәм спорт чаралары оештыру урыны да булачак. Ләкин барысы да финанска барып төртелә. Һәр балалар бакчасы - ул бит җитди инвестицияләр. Әйтик, 140 урынлы бер бакчаны төзеп, файдалануга тапшыру 120 млн сумга төшә. Ә 1000 укучыга исәпләнгән мәктәп салу 500 млн сум чыгым таләп итә.

2014 елда Татарстанда барлыгы 56 балалар бакчасы ачылды, шул исәптән, 5есе - Чаллыда. Ләкин соңгы вакытта ил, республика икътисадындагы кыенлыклар аркасында, акча киләсе елга планлаштырылган 6 бакчаның 3есенә генә биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев