Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпләр яңартыла

Быел Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау буенча республика программасы кысаларында Татарстанда барлыгы 80 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 15 коррекция мәктәбе төзекләндерелергә тиеш. Чаллыда исә барлыгы 8 мәгариф учреждениесе ремонтлана. Бу максатларга республика бюджетыннан шәһәргә 353 млн сум бүлеп бирде. Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау буенча республика программасы 2012 елда...

Быел Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау буенча республика программасы кысаларында Татарстанда барлыгы 80 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 15 коррекция мәктәбе төзекләндерелергә тиеш. Чаллыда исә барлыгы 8 мәгариф учреждениесе ремонтлана. Бу максатларга республика бюджетыннан шәһәргә 353 млн сум бүлеп бирде.

Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау буенча республика программасы 2012 елда старт алган иде. Программага кертелгән вакытка мәктәпләрнең 30ел яки аннан да элегрәк төзелгән булуы шарт булып, әлеге программа буенча Чаллыда 42 мәктәпне яңарту күздә тотылган иде. 2012-2015 елларда Чаллыда 25 мәктәпкә капиталь ремонт ясалды.

2016 елда шәһәребездә 1, 24,31, 32, 38нче мәктәпләр, 18нче лицей, 69 һәм 75нче коррекция мәктәпләре яңартылачак. Кайбер мәктәпләрдә, шул исәптән 18нче лицейда да ремонт эшләре башланып китте инде.

Мәктәп бинасы 1974 елда төзелгән. Шуннан бирле бинага бер генә тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Әлбәттә, уку елы алдыннан җиңелчә төзекләндереп тегесен-монысын яңартып тормасаң, бина 40 елдан артык хезмәт итә алмас та иде. Капиталь төзекләндерү өчен лицейга 47млн 83 мең сум акча бүлеп бирелгән. "Төзекләндерелергә тиешле сигез позициядән тыш коридорларда линолеумны плитәгә алыштырасыбыз бар. Моның өчен безгә шәһәр бюджетыннан 2 млн сумнан артыграк акча биреләчәк", - ди мәктәп директоры Наил Заһидулла улы Гайнуллин.

Мәктәпнең бер блогында ремонт эшләрен 27 октябрьдә башлап җибәргәннәр инде. 6 бәдрәфне тулысынча сүтеп, яңарту өчен әзерләгәннәр. Алдагы атнадан плитәләр ябыштыра башлаячаклар. "Канализация һәм җылылык торбаларын подвалда тулысынча эшләнгән. Башлангыч сыйныфларда урнаштырылачак раковиналар өчен торбаларны тулысынча уздырып куйганнар.

"Мәктәпнең балалар укымаган блогында өч катта да коридордагы тәрәзәләрне алыштырдылар. Башкарылган кадәр эшләрнең сыйфаты канәгатьләнерлек", - ди Наил Заһидулла улы.

Бу көннәрдә төзүчеләр алга таба башкарыласы төзекләндерү эшләрен планлаштыралар, смета төзиләр. Яз көне аларны түбә ябу, бинага керү урынын һәм фасадны төзекләндерү эшләре көтә.

Бинаны капиталь ремонтлау эшләрен Илнар Гайсин җитәкчелегендәге "Евростиль" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкара.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев