Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпләрдә - яңа дәрес

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республика укучыларының мәктәп программасына экология дәресен кертү проектын эшли. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев белдерде. "Хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Экологияне белү бик мөһим. Бу экология генә түгел, бу табигатькә, туган якка мәхәббәт. Казансу елгасы каян башлана...

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республика укучыларының мәктәп программасына экология дәресен кертү проектын эшли. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев белдерде. "Хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Экологияне белү бик мөһим. Бу экология генә түгел, бу табигатькә, туган якка мәхәббәт. Казансу елгасы каян башлана дигән сорауны биргәндә балаларның төрлечә җавап бирүе күңелне төшерә. Экология турында башлангыч сыйныфтан ук хәбәрдар булу зарур. Шул ук дәресләр өлкән сыйныфларда да дәвам итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте Абдулганиев. Республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы "программада факультатив яки өстәмә сәгать" итеп экология дәресен кертү идеясен этәрергә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев