Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс аръягында трамвай юлы барлыкка киләчәк

Яңа тармакны проектлау башланды

Бүген Автошәһәр хакиме Наил Мәһдиев һәм «Электротранспорт» ҖЧҖ генераль директоры Рәшит Шәмсетдинов шәһәрдә трамвай элемтәсе үсеше турында фикер алыштылар. Проект өч этаптан торачак.

Беренче чиратта ЗЯБ һәм ГЭС поселокларында Мәләкәс аръягы һәм Сидоровка аша юллар төзүне күздә тота. Ике юнәлештә дә тармакның озынлыгы 16 км тәшкил итәчәк, 16 тукталыш павильоны планлаштырылган.

Икенче этап булып Виктор Поляков урамы һәм Залесный проспекты, 63, 65, 69 микрорайонда яшәүчеләр өчен тармак төзү торачак. Аның озынлыгы-20 км дан артык, 18 тукталыш павильоны планлаштырыла.

Киләчәктә – Мәскәү проспекты буенча Академик Королев урамына кадәр һәм аннары Чулман проспекты буенча Рәис Беляев проспектына кадәр тармак дәвам итәчәк

Хаким Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлаховка кирәкле әзерлек эшләре алып барырга һәм беренче этапны проектлауга керешергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев