Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс аръягында трамвай йөриячәк

2022 елда бу районда трамвай юллары салу планлаштырыла. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

– Мәләкәс аръягында 50 меңгә кадәр кеше яшәячәк. Без 13 километр озынлыктагы трамвай тармагын проектлый башладык. Моның өчен шәһәр бюджетыннан 20 млн сум акча бүленеп бирелде. Проект ел ахырына әзер булырга тиеш. Автотранспорт өчен уңайлык тудырырга кирәк, – диде шәһәр башлыгы.
Проектлаучылар фаразлавынча, трамвай тармагы төзүнең беренче этабы 1,4 млрд сумга төшәчәк, аның өчен 4-4,5 ай вакыт китәчәк.
Беренче этап Сарман тракты буенча «Бумажниковлар» тукталышыннан Фоменко проспектына кадәр һәм аннан Фоменко буенча беренче автомобиль юлы белән кисешкән урынны үз эченә ала. Биредә боҗра булачак. Ике якның да гомуми озынлыгы – 10,2 км (бер якка – 5,1 км).
Сарман тракты буенча трамвай юллары 17нче һәм 18нче микрорайон, Фоменко урамында бүленеш полосасы буенча узачак.
Икенче этапның озынлыгы – 3,2 км (бер якка – 1,6 км), бу – Казан проспекты буенча Муса Җәлил проспекты белән кисешкән урынга кадәр. Күперне исәпкә алып, аны ноябрьгә кадәр проектлаячаклар.

Фото: transphoto.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт трамвай юл