Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөнир Рахмаев: "Мәхәббәтем кем икәнен әйтәсем килми"

Күптән түгел җырчы Мөнир Рахмаев инстаграмында аның бер кыз белән кочаклашып басып тора торган фотосүрәтләр барлыкка килде. Моңа ул үзе болай дип аңлатма биргән. "Мәхәббәтсез кеше - үле кеше . Күпме кеше яши сөюсез? Яшәп була, ләкин мәхәббәтсез... Яшәүләре генә бик авыр ... "Мәхәббәтсез яз да булмый", диләр. Мин дә...

Күптән түгел җырчы Мөнир Рахмаев инстаграмында аның бер кыз белән кочаклашып басып тора торган фотосүрәтләр барлыкка килде. Моңа ул үзе болай дип аңлатма биргән.

"Мәхәббәтсез кеше - үле кеше . Күпме кеше яши сөюсез? Яшәп була, ләкин мәхәббәтсез... Яшәүләре генә бик авыр ... "Мәхәббәтсез яз да булмый", диләр. Мин дә бит кеше. Җаным, тәнем белән тоясым килә мәхәббәтне.

Ул минем өчен якын кеше, без аның белән күптәннән таныш. Җылы мөнәсәбәтләр безнең арада көннән-көн ныгый бара. Андый игътибарлы, тулы наз, сөйкемле кызларны күптән очраткан юк иде. Без беркайда да ашыкмыйбыз, үзебез өчен генә яшисе килә... Кем икәнен әйтәсе килми, әлегә сер булып калсын", дип белдергән җырчы "TMTV" каналына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X