Моң - лирик комедия
Яңалыклар тасмасы

Моң - лирик комедия

Батыр егет кем ул?

Моң - лирик комедия

MON театраль мәйданчыгында татар каһарманы Рөстәм турында җыр яңгырады. Композиция «Моң» лирик комедиясенең финалы буларак башкарылды.

MON театраль мәйданчыгында тамашачыга «Моң» лирик комедиясе тәкъдим ителде. Спектакльдә өч артист — Нурбәк Батулла, Лилия Мәсгутова һәм Анастасия Радвогина катнаша. Режиссер — Борис Павлович.

Спектакль Нурбәк Батулла, Лилия Мәсгутова һәм Анастасия Радвогинаның коллектив әсәре буларак тәкъдим ителә. Драматургы итеп Вячеслав Дурненков күрсәтелгән. Йолдыз Миңнуллина — консультант.  Илгиз Зәйниевка рәхмәт белдерелгән.

Сюжет буенча алдына борынгы музыканы заманча итеп, заманчасын борынгыча итеп яңгырату максатын куйган музыкаль төркем фестивальгә әзерләнә. Төп герой Нурбәк моң турында уйлана, эзләнә, бас-гитарист Настяга моңның ни икәнлеген аңлатырга азаплана.

Моңның ни икәнлеген төшендерә алмаса да, репетицияләр һәм әңгәмәләр барышында Рөстәм турында җыр туа. Әлеге җырда Нурбәк батыр егетне сурәтләп җырлый һәм: «Әйтегез миңа, кем ул егет?» дип залга мөрәҗәгать итә. Зал Нурбәк Батуллага кушылып «Рөстәм» дип җавап бирә.


Нет комментариев