Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобиль кушымта инде әзер, бары тик Google һәм Apple компанияләреннән верификация кирәк

«Тәртип» радиосының мобиль кушымтасы булдырылачак

 «Тәртип» радиосына махсус мобиль кушымта әзерләнә. Бу хакта «Тәртип» тапшыруларының башкарма продюсеры Айваз Садыйров КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институтында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Бүгенге көндә безнең „Тәртип“ радиосының мобиль кушымтасы дөньяга чыгарга тора, ул үзенең архитектурасы, ягъни физик халәте ягыннан тулысынча әзер. Бары тик Google һәм Apple компанияләреннән верификация кирәк, шул чакта ул барлык Android, IOS кебек популяр платформаларда таралачак», — диде ул.

Айваз Садыйров фикеренчә, бу — замана таләпләре, аудиториягә якынаюның зур бер инструменты. Радиопродуктларны тагы да популярлаштыру, үз аудиториясен табу, аның санын арттыру, географиясен киңәйтү, татар телле радиостанцияләр арасында беренчелекне яулау — эшчәнлекнең төп максатлары, диде Айваз Садыйров.

Хәзерге көндә радионы классик чаралар аша тыңлаудан ерагаеп барабыз, ләкин алар юкка чыкмый, бары тик аналоглары белән генә алмашыналар, диде ул.

«Тамашачыга уңайлыкны арттыру өчен, теләсә кайсы урыннан, теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы күләмдә тыңлау мөмкинлеге тудыручы подкастлар эшләп чыгардык. 20гә якын тапшыру «ВКонтакте»дан алып «Apple Подкасты», «Google Подкасты»га кадәр урнаштырылды, ул кирәкле вакытта кызыксындырган мәгълүматны ачып тыңларга ярдәм итә» — дип сөйләде Айваз Садыйров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев