Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобилизацияләнгән егетләр Чаллы мэрына нәрсә хакында сөйләгән?

Татарстаннан беренче мобилизацияләнгән егетләрдән Белгородта Казан полкы оештырылган.

Атналык дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев Белгород өлкәсендә хәрби частьтә булуы турында сөйләде. Мэр әйтүенчә, өлешчә мобилизация кысаларында Чаллыдан 816 кеше вакытлыча җыелу пунктларына озатылган.

Татарстаннан беренче мобилизацияләнгән егетләрдән Белгородта Казан полкы оештырылган. «Сентябрь-октябрь ахырында озатылган шәһәрдәшләребез бүгенге көндә әлеге җирлектәге частьтә өйрәнүләрен дәвам итә. «Егетләрнең кәефе күтәренке. Хәрби шартларда яшәсәләр дә, алар тукланудан, тормыштан зарланмадылар. «Бөтен нәрсә бар,  диделәр. Җылы эчле итекләр, кирәк-яраклар җыелмасы өчен аерым рәхмәт әйттеләр», – диде мэр. Мобилизацияләнгән егетләрдән тыш, «Тимер» һәм «Алга»  батальоннарны, ирекле рәвештә китүчеләр дә хәрби бурычларын үти. «Алар бу эшне намус белән башкара. Берсенең дә күзендә өметсезлек күрмәдем, аларда Чаллы рухы, егетләребез – беренче төзүчеләрнең балалары һәм оныклары», – диде мэр.

Ул хәрбиләргә 90 тоннага якын гуманитар ярдәм тапшыруын да әйтте. 

«Бу эш дәвамлы булачак. Бүгенге көндә һәр оешма-предприятие мобилизацияләнгән хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында уйланырга тиеш. Бу эшне системалы алып барырга кирәк. Мәсьәләне хәл итү кыяфәте чыгарырга  түгел, ә адреслы ярдәм күрсәтү зарур. Мөмкинлегегез булмаса, миңа хәбәр итегез, җаен табарбыз. Бу эшне аңлы рәвештә, җаваплылык тоеп эшләгез. Ирләрен хәрби операциягә озаткан гаиләләргә матди, рухи ярдәм бик кирәк. Бу хакимиятнең гражданлык органнары хезмәткәрләре өчен беренче чиратта хәл ителергә тиеш мәсьәлә”, – дип искәртте мэр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт