Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мондый даруны шәм яндырып эзләсәң дә табып булмаячак

Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкә­сендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рос­здравнадзор) белгечләре, 2021 елга даруханәләрдә ялган даруны шәм яндырып эзләсәң дә табып булмаячак, дип ышандыра. Моның өчен препаратларга махсус тамга суга башлаячаклар. Бу хакта "Известия" басмасына биргән әңгәмәсендә идарә башлыгы Михаил Мурашко хәбәр иткән. Җитәкче сүзләренә караганда, 2020 елның...

Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкә­сендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рос­здравнадзор) белгечләре, 2021 елга даруханәләрдә ялган даруны шәм яндырып эзләсәң дә табып булмаячак, дип ышандыра. Моның өчен препаратларга махсус тамга суга башлаячаклар.
Бу хакта "Известия" басмасына биргән әңгәмәсендә идарә башлыгы Михаил Мурашко хәбәр иткән. Җитәкче сүзләренә караганда, 2020 елның 1 гыйнварыннан Рос­сиядә законлы рәвештә сатылучы даруларга Data Matrix дигән махсус тамга сугыла башлаячак. Россия Дәүләт Думасы тарафыннан шул хакта махсус закон проекты да әзерләнгән инде. Дару җи­теш­терүчеләр исә маркалаштыру системасына агымдагы елда ук кушыла ала, ди бел­гечләр. "Әлеге система га­мәл­гә кергәч, кулланучылар даруханәдә тәкъдим ителгән даруларны тыныч күңел белән сатып ала алачак. Һәр даруханәдә дару турында тулы мәгълүмат би­рү­че махсус җиһаз урнаштыралачак. Кулланучылар пре­па­ратлар сый­фатын кә­рәзле телефондагы махсус кушымта ярдә­мендә дә тикшереп карый алачак", - ди Мурашко.
Сүз уңаеннан, бүген әлеге кушымтаны теләге булган һәркем телефонына урнаштыра ала. Дөрес, әлегә анда пилот проект кысаларында махсус тамга сугылган аерым бер даруларның сыйфатын гына тикшереп була. Араларында сыйфатсыз, законсыз рәвештә сатылучылары оч­раса, сатып алучы Рос­здрав­надзор идарәсенә мө­рә­җәгать итә ала. Михаил Мурашко сүзләренә караганда, узган ел Россиядә әйлә­неш­тән алынган ялган дарулар күләме, 2016 һәм 2015 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек кимегән. Идарә бел­геч­ләре яңа система нәти­җәле булачак, дип ышандырса да, дару җитештерүчеләр препаратларга махсус тамга суга башлауны кичектереп торуны сорый, - ди алар.
http://www.vatantat.ru/index.php?pn=3156

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев