Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Моношәһәрләрне үстерү фонды Яр Чаллыда җитештерүне киңәйтүгә процентсыз займ бирде

Яр Чаллыда Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм предприятиенең үз акчалары хисабына махсус якланган автомобильләр җитештерү күләмнәрен арттырачаклар.

Яр Чаллыда Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм предприятиенең үз акчалары хисабына махсус якланган автомобильләр җитештерү күләмнәрен арттырачаклар. РФ моношәһәрләре белән «Ремдизель» акционерлык җәмгыяте арасында еллык 0% белән 199,7 млн сум күләмендә процентсыз займ бирү турындагы килешү имзаланды. Проектның гомуми бәясе 249,6 млн сум тәшкил итә. Аны гамәлгә ашыру предприятиедә өстәмә рәвештә 18 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Килешү кысаларында «Тайфун» сериясенең махсус билгеләнештәге автомобильләрен җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирүче заманча, югары технологияле производство булдыру күздә тотыла. Әлеге машиналар оборона бурычларын үтәү өчен билгеләнгән, алар арасында шәхси состав, хәрби йөк ташу, шулай ук батальон медицина пункты машиналары буларак кулланыла ала. Бу инвестпроектны гамәлдәге җитештерү базасында тормышка ашыру планлаштырыла.

«Бүген махсус якланган автомобильләр җитештерү безнең өчен төп инвестицион проект булып тора. Фонд чаралары хисабына без заманча җиһазлар сатып алырга һәм җитештерү куәтләрен арттыру өчен яңа технологияләр кертергә планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте "Ремдизель" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәиз Хафизов. Бу чаралар югары технологияле продукция җитештерүгә ярдәм итәчәк һәм яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде ул.

"Ремдизель" Россиядә иң эре махсуслаштырылган завод булып тора, ул көпчәкле һәм чылбырлы техниканы эшләп чыгарудан алып сервис хезмәте күрсәтүгә һәм утильләштерүгә кадәр тулы тормыш циклын тәэмин итә.

Моношәһәрләрне үстерү фонды 2014 елда Россия моношәһәрләре үсешен тәэмин итү буенча бурычларны гамәлгә ашыру өчен РФ ВЭБ.дәүләт корпорациясе тарафыннан оештырылды. Фондның миссиясе-социаль-икътисадый үсешне тотрыкландыру өчен шәһәрләр икътисадын диверсификацияләүдә һәм инфраструктураны үстерүдә ярдәм итү. Икътисад үсешенә ярдәм итүдән тыш, моношәһәрләрдә инфраструктураны үстерү, гражданнарның уңайлы яшәү шартларын булдыру буенча да эш алып барыла.

 

http://nabchelny.ru/news/37908

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев