Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мошенникларга акчасын пылесоска тыгып тапшырган

Чаллыда тагын бер пенсионер акчасын югалтты.

75 яшьлек хатын-кызга мошенниклар МВД хезмәткәрләре булып шалтырата. Янәсе аның исеменнән 3,5 млн сумлык кредит алынган. Акчаның бер өлешен саклап калуга ирештек, 1,5 млн сум террористик оешманы финанслауга җибәрелергә мөмкин, дип куркыталар. Моны булдырмау өчен мошенниклар декларация тутырырга кирәклеген әйтәләр. Әбинең фатирына курьер җибәрәләр. Телефоннан нишләргә кирәклеген әйтеп торалар. Пенсионер ханым җыйган 740 мең сум акчасын пылесоска яшереп, ачкычлар белән бергә курьерга биреп җибәрә. 

Икенче көнне мошенниклар тагын декларация язарга кирәк дип шалтырата. Әмма бу юлы пенсионерны алдый алмыйлар. Шәһәрдәш полициягә мөрәҗәгать иткән була.  

Мошенникларның Чуаш Республикасы, Түбән Новгород, Ставрополь краенда теркәлгән телефон номерлары аша шалтыратулары билгеле. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. 

Фото freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев