Мошенникларга күчергән акчасын кире кайтарды
Яңалыклар тасмасы

Мошенникларга күчергән акчасын кире кайтарды

Эшкә прокуратура алынды.

72 яшьлек хезмәт ветераны мошенниклар корбаны була. Полиция һәм банк хезмәткәрләре булып сөйләшкән ят кешеләргә ул кредит алып, 300 мең сум күчерә. Алданганын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать итә. Бу эшкә прокуратура алына. Судта шәһәрдәшнең хокукларын яклана. Мошенниклар счётына күчерелгән акчалар дөрес түгел дип табыла. Аны кире кайтаруга ирешәләр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев