Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар БДИга бәйле алдау ысулы уйлап тапкан

Telegram-каналлар аша Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнары тестларына җаваплар сатып алырга тәкъдим итәләр.

Мошенниклар Telegram-каналлар аша кешеләрне алдауның яңа ысулын уйлап тапканнар. Алар укучыларның ата-аналарына аерым бер банк каналы аша Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнары тестларына җаваплар сатып алырга тәкъдим итәләр. Акчаларын күрсәтелгән реквизитлар буенча күчерергә, яисә шәхси хәбәр рәвешендә банк карталарының номерын язып җибәрергә кушалар.

Администраторга акча күчерүне раслаучы квитанцияне салгач, канал шундук эшләвеннән туктый. Әлбәттә, тест җаваплары да җибәрелми. Шуның өчен дә белгечләр уяу булырга һәм андый каналларга кушылмаска киңәш итә.

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда быел 2 меңнән артык 11 сыйныф укучысы БДИ тапшыра. Бу уңайдан шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә, сынаулар үткәрү өчен, 7 махсус пункт  булдырылды. Бүген исә чыгарылыш сыйныф укучылары математика фәне буенча имтихан тота. БДИның тулы расписание белән моннан таныша аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф