Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар фатирлар буенча йөри башлаган

Билгесез затлар, штраф белән куркытып, күпкә кыйммәт бәядән янгын сүндергечләр сатып алырга өнди.

Мошенниклар кешеләрне алдауның яңа төрен үзләштергән. Алар хәзер телефон һәм интернет аша гына түгел, ә кешеләренең фатирларына ук килеп кырын ниятләрен тормышка ашыра башлаганнар. Мисал өчен, кайберләре хәзер үзләрен МЧС хезмәткәре буларак таныштырып, янгын чыгуны кисәтү буенча түләүле хезмәтләр тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода аңлатып үтелгәнчә, мошенниклар, штраф белән куркытып, күпкә кыйммәт бәядән янгын сүндергечләр һәм янгын турында сигнал бирүче приборлар сатып алырга өнди. Шуңа күрә ведомство белгечләре, таныш булмаган кешегә ишекне ачмаска киңәш итә. Ачкан очракта килгән кешенең документларын карарга, тиешле хезмәткә шалтыратып, аның, чыннан да, теге яки бу оешма хезмәткәре икәнлегенә инанырга куша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WhatsApp смартфон телефон мошенник закон интернет