Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар Пенсия фонды исеменнән пенсионерларны алдауның яңа ысулын тапты

Татарстан буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе мошенниклыкның яңа схемасы барлыкка килү хакында хәбәр итә, хроник авырулардан интегүче пенсионерлар әлеге тозакка эләгергә мөмкин.

Россия Пенсия фондының рәсми сайтына бик охшаш ялган сайтта буыннарны дәвалый торган дару препараты турында реклама урнаштырылган. Мошенниклар Дәүләт Думасы әлеге даруны бушлай биру турында Закон кабул итте дигән ялган хәбәр тарата.

«2019 елнын 19 августында Пенсия фондын 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга буыннарны дәвалый торган препаратны бушлай таратырлык квота бирергә мәҗбүр итә торган Закон өченче укылышта кабул ителде. Әлеге карарның инициаторы – Казан шәһәре Пенсия фонды идарәсе начальнигы Галина Ивановна Стриженова. Анынфикеренчә, властьларилебездәгепенсионерларның кыйммәтле дару препаратлары ала алмауларынакуптән игътибаритәргә тиешбулганнар».

«Пенсия фонды булекчәсе Казан шәһәре буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигының исемфамилиясеуйлапчыгарылганбулуын һәм башка мәгълуматларның да дөреслеккә туры килмәвен хәбәр итә. Пенсия фонды хезмәткәрләре беркайчанбернинди товар тәкъдимитмиләр», - ди ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Татарстанлыларныуяубулырга һәм мошенниклартозагына эләкмәскә чакырабыз.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия Бүлекчәсе һәм аның территориальорганнарыхезмәткәрләре теге яки будокументнырәсмиләштерергә тәкъдимитеп өйдән-өйгә йөрмиләр, чагыштыруяисә тикшерү өчен СНИЛС яки башка персональ мәгълуматларсорамыйлар.

Гражданнар Россия Пенсия фондының шәһәр һәм районнардагыклиентлархезмәтендә яисә специальләшкән «Мобильклиентлархезмәте»нең урыннаргабарыпхезмәт күрсәтү барышында кабул ителә. Барлыкхезмәткәрләрнең Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар, аларгражданнар таләбебуенча әлеге таныклыкны күрсәтергә бурычлы.

Пенсия хезмәтләреннән шулай ук Пенсия фондының www.pfrf.ru сайты ярдәмендә, гражданинның es.pfrf.ru шәхси кабинеты аша файдаланырга, шулай ук кызыксындырган сорауны белгечкә online аша бирергә була. Порталга керү өчен гражданнарга идентификацияләү һәм аутентификациялләүнең Бердәм системасындагы (ЕСИА) исәп язуыннан файдаланырга кирәк.

Болардан тыш республикада 27-9-27-27 телефоны буенча ял һәм бәйрәм коннәреннән тыш душәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00 – 18:00 сәгатьләр дә, җомга көнне 9:00 дән 16:45 сәгатькә кадәр, 12:00 дән 12:45 сәгатьләрдә төшке ялга туктап, дистанцион хезмәттәшлек итү контакт үзәге эшли.

 

http://nabchelny.ru/news/37803

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев