Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Мошенникларга ышанмагыз!

    Радио, телевидениедә һәм басма матбугатта мошенниклар турында күп сөйләнсә дә, өлкән яшьтәгеләр алдануларын дәвам итә. Агымдагы елда кесә телефоны аша килгән СМС-хәбәрләр буенча кылынган җинаятьләр 116га җиткән. Аларның 82се Яңа шәһәргә туры килә. "Улыгыз, кызыгызның бурычын капларга булышам" дигән хәбәргә ышанып, 57 кеше акча күчергән. 20 кешегә "Акча карточкагыз сафтан...

    Радио, телевидениедә һәм басма матбугатта мошенниклар турында күп сөйләнсә дә, өлкән яшьтәгеләр алдануларын дәвам итә. Агымдагы елда кесә телефоны аша килгән СМС-хәбәрләр буенча кылынган җинаятьләр 116га җиткән. Аларның 82се Яңа шәһәргә туры килә.

    "Улыгыз, кызыгызның бурычын капларга булышам" дигән хәбәргә ышанып, 57 кеше акча күчергән. 20 кешегә "Акча карточкагыз сафтан чыккан. Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк" дигән хәбәр килгән. Билгеле инде, мондый "акыллы" киңәшләрне тыңламыйча, кайсы банктан хезмәт хакы аласыз, шунда бару файдалы булачак. Өч кеше "Приз оттыгыз" дигән хәбәргә ышанып, акчасыннан колак каккан.

    Кайвакыт халыкның беркатлы булуына шаккатмалы. Берәү, мәсәлән, "Авита" сайтындагы диван өчен 12 мең сум акча күчергән. Икенче берәү исә аена 50 мең сумлык эшкә урнаштырам, тиз арада медицина тикшерүе үтәргә булышам дип, кешеләрдән 5000 сум акча алып, юкка чыккан. Полиция хезмәткәрләре мондый хезмәт тәкъдим итсәләр, 02 яисә Комсомол районы полициясенә шалтыратырга кушалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: