Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

#МойТатарстан фотоконкурсында республикадан 36 кеше 12нче iPhone откан

Катнашучылардан конкурска барлыгы 154 мең фотография килгән.

Республикада узган #МойТатарстан фотоконкурсында Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарында яшәүче 36 кеше 12нче модель iPhone смартфонына ия булган.
Катнашучылардан конкурска барлыгы 154 мең фотография килгән. 17, 18, 19 сентябрь көннәрендә һәр көнне һәрбер татарстанлы үзенең сайлау участогында фотога төшеп, фотоны яки селфины #МойТатарстан хэштегы белән «ВКонтакте» яки Instagram челтәрендәге үз битенә урнаштыра алды.

19 сентябрьдә Татарстанның социаль челтәрләрдәге зур төркемнәрендә «Минем Татарстан» онлайн-марафонының трансляциясе булды. Һәр сәгать саен туры эфирда  смартфонга ия булганнарны ачыкладылар.
Шулай ук эфир вакытында тамашачыларга Татарстан Республикасының халык артистлары Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиева чыгышларын, Татарстан Республикасының төп символларын сайлау һәм «Татарстар. Мирас» проектларының финалларын, «Җырлыйк әле, матурым» тамашасын, шулай ук татар эстрадасының популяр яшь башкаручылары җырларын да күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар-2021