Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәртәбәле кунаклар килде

Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак эш визиты белән Чаллыга килде.

Бигеш аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр җитәкчеләре каршы алды.
Кунакларны шәһәрне төзекләндерү эшләре белән таныштырдылар. Ул яңартылган Тукай яр буен, Җиңү паркын карады. Дмитрий Козакны киләчәккә планнар белән дә таныштырдылар. Моннан тыш, Мәскәү кунагы “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең җитештерү мәйданнарын: кабиналар каркасы заводын, автомобильләр заводының җыю конвейерен, “КАМАЗ-Мастер” командасының сынау трегын карады.Аннары ”КАМАЗ”га нигез салынуга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы үткәрделәр.
“Шәһәр дә, шәһәр төзүче предприятие дә бәйрәмне үткәрүгә әзер. Алар хәтта мин көткәннән дә өстен. КАМАЗ үзенең 50 еллык билеен җитештерүне тулы яңарту, двигательләр һәм тизлек тартмалары җитештерү буенча яңа һәм заманча заводлар белән бик лаеклы каршы ала. Яңа автомобиль безнең артта. Бу бик тәэсир калдыра”, – диде Дмитрий Козак.
Предприятие биш ел дәвамында дәүләт белән булган мәсьәләләрне хәл итү өстендә эшләде, шуның нәтиҗәсендә аларның барысы да диярлек хәл ителде, дип өстәде ул. Якын арада, 27 майда, кабиналар җитештерү буенча завод эшләтеп җибәреләчәк. Республика юбилейга җитмештән артык чара оештырырга планлаштыра, диде журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев