Мөселман баларын сәүдә итәргә өйрәтәләр
Чаллының “Нур Ихлас” мәчете биләмәләрендә балалар өчен “Гараж сейл” дип аталган чара булып узды
Анда балалар сату-алу эшчәнлеге алып бардылар, җомга намазына жыелган кунакларга һәм калган катнашучыларга кулдан ясаган сабыннар, тәм-томнар һәм китаплар тәкъдим иттеләр. Бәяләр алдан билгеләнгәнчә 5 тән 50 сумга хәтле куелган, һәр баланың кибете үзенчәлекле формада ясалган иде.
“Гараж сейл” инде “Хәзинә” мөселман балалар клубы тарафыннан Чаллы шәһәрендә икенче кат уздырыла. Чара балаларны сату-алу эшчәнлегенә, ә соңыннан зәкәт чамасын чутлап чыгару һәм аны мохтаҗларга таратуны өйрәтү максаты белән булдырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев