Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөселманнар хаҗга әзерләнә

Русия Мөфтиләр шурасы һәм Русия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте инде 20 елдан артык меңләгән мөселманны хаҗга җибәрә.

Русия Мөфтиләр шурасы һәм Русия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте инде 20 елдан артык меңләгән мөселманны хаҗга җибәрә. Изге җирләргә барыр алдыннан мөселманнар хаҗга әзерлек курслары уза һәм тиешле белешмә-мәгълүмат материаллары белән тәэмин ителә.

«Татар-информ» хәбәр итүенчә, быел Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә курслар 7 июльдә башланды. Алар һәр якшәмбе үтә.
Мөселманнарны хаҗга Мәскәү Җәмигъ мәчете имамнары һәм хаҗилар төркеме җитәкчеләре әзерли һәм укыта.
Курслар хаҗ башлану алдыннан бер ай дәвам итә. Шундый ук курслар Русиянең башка төбәкләрендә дә уздырыла.

Быел Русиядән 25 мең 500 мөселман хаҗ кылырга барачак. Русия Мөфтиләр шурасы һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми хаҗ-операторы – “Мөслим-тур” компаниясе.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/m-selmannar-kha-ga-zerl-n/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев