Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәү проспекты тантаналы төстә ачыла

Бу атнада шәһәребезгә мәртәбәле кунаклар килер дип көтелә. Капиталь төзекләндерү ясалган Мәскәү проспектына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт бәя бирәчәк. Бу чара 27 октябрьгә планлаштырлган. Шул ук көнне Старовойт һәм Миңнеханов М-7 федераль юлының төзекләндерлгән 2 өлешен файдалаунга тапшырачак.

Росавтодор башлыгы агымдагы елның июль аенда "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" программасының үтәлеше буенча Чаллыда ябык киңәшмә үткәргән иде. "Без ел саен күчмә киңәшмә үткәреп, юлларны төзекләндерү барышын, сыйфатын контрольдә тотабыз", - дигән иде ул. Кунаклар төзекләндерелгән Мәскәү проспектыннан канәгать калырлар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев