Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәү суды Әсәдуллаев йортын милли автономиягә калдырган

Ел башында федераль учреждение, Мәскәү татарларының дәгъвалары буенча, бинаны автономиядән тартып алу өчен суд процессы башлаган иде.

Мәскәүдәге "Әсәдуллаев йорты" атамасы белән билгеле татар мәдәни үзәге бинасы Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасыныкы булып кала. Мәскәү судында автономия җитәкчелеге "Югары хакимият органнары биналарын эксплуатацияләү" федераль учреждениесе белән судта шул хакта килешүгә кул куйган.

  • Бина үз максатларында файдаланылмый, ул акча эшләр өчен чит кешеләргә бирелгән, дигән дәгъваларны татар кешеләре язган иде. Милли автономия "чит" дип аталган кешеләрнең татар кафесы, татар кибетләре, милли түгәрәкләр алып баручылар булуын белдерде. Әмма Федераль учреждение шушы дәгъва нигезендә бинаны дәүләткә кайтару өчен судка мөрәҗәгать итте. 

“Әлеге ел башында башланган суд эше төгәлләнде. Озак еллар дәвамында татар халкының мәдәни йолаларын һәм теле саклау эшен алып барган, Мәскәү татарлары символына әверелгән Татар милли-мәдәни үзәгенең тарихи бинасы кабаттан һәркем өчен дә ачык! Уртак тырышлыклар белән без Россия башкаласында татар мәдәнияте учагын саклап кала алдык", диелә милли автономия тараткан хәбәрдә.

"Бинаның башка максатларда файдаланылуы турындагы мәгълүмат судта расланмады, барысы да яла ягу булып чыкты", - дип белдерә автономия. Ике як та, күп киңәшмәләр уздырып, якларны канәгатьләндерерлек документ әзерләгән. Татар милли-мәдәни автономиясе үз бинасында кала, диелә хәбәрдә. 

"Бу йортны тартып алу буенча суд эшенең сәбәбе автономия эшчәнлеге дә, түрәләр инициативасы түгел, ә аерым шәхесләрнең – “ялган” татарларның тырышлыгы. Аларның Мәскәү татарларын аеру буенча максатчан һәм системалы рәвештә эшчәнлек алып баруы борчуга сала.

Кызыклы проектларны тормышка ашырып, чыннан да татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау өчен көрәшүчеләр белән яңа үрләр яулап, Татар йорты гомерлеккә көч һәм бердәмлек урыны булып калачак!" диелә хәбәрдә. 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/24/195845/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев