Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәү татарлары Сабантуенда

Хикмәтле бәйрәм.

 

 

Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәр округы җитәкчелеге, региональ татар-мәдәни автономиясе, шәһәрнең җирле татар-мәдәни автономиясе белән берлектә Сабан туе уздырды.

Бәйрәмдә Красногорск, Татарстанның Ютазы районы, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе үзешчәннәре көн буена татар җырларын яңгыраттылар. Халык исә рәхәтләнеп биеде, күңел ачты, спорт ярышларында, төрле уеннарда катнашып, бүләкләр алды. Кунаклар татар авылы өе, халкыбызның көнкүреше белән дә таныштылар. «Сабантуе кешеләрне берләштерә. Ул татар мәдәниятен саклауда төп корал булып тора. Красногорск Сабантуенда яшьләрнең күп булуы сөенечле күренеш. Алар ярышларда катнаштылар, артистларга, иҗат коллективларына кушылып биеделәр, – ди «Мәскәү татарлары штабы» координаторы Гөлнара Яруллина.

Сүз уңаеннан, татар штабы активистлары уеннар оештырдылар. Сабантуена килүчеләр чәк-чәк, бәлеш һәм башка милли ризыклар белән сыйланып, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу