Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә Хәния Фәрхи истәлегенә концерт үтәчәк

4 ноябрьдә Мәскәүнең "Космос" Зур концерт залында чын-чыннан халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә "Истә калсын" дип аталган концерт була. Мәскәүдә концерт кую вакыты җырчы исән чагында ук билгеләнгән булган. Шуңа да оештыручылар әлеге чараны Хәния Фәрхи истәлеге итеп уздырырга карар кылган.

"Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә", "Онытылыр, димә", "Әлдермешкә кайтам әле" һәм башка популяр җырларын аның иҗатташ дуслары Ренат ИбраҺимов, Рәсим Низамов, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка танылган артистлар башкарачак. Концерт программасында җырчының кызы Алия Гәрәева һәм "Бәйрәм" ансамбле катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев