Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә ир-ат, хатыным бала тапканда янәшәдә булам дип, ялгыш башка хатын-кызга ярдәм итә

Хәзерге вакытта хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да бала табуга бик җидти әзерләнә. Булачак әтиләр махсус курслар үтеп, хатыннары белән бала табарга бара. Мәскәүдә яшәүче егет тә шулай эшләргә уйлый, әмма гади ялгышлык аркасында башка бер хатынның баласын кабул итә. Әлеге хәл Мәскәүнең бер клиникасында була. Хатынның тулгаклары башлангач, ир-ат тизрәк...

Хәзерге вакытта хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да бала табуга бик җидти әзерләнә. Булачак әтиләр махсус курслар үтеп, хатыннары белән бала табарга бара. Мәскәүдә яшәүче егет тә шулай эшләргә уйлый, әмма гади ялгышлык аркасында башка бер хатынның баласын кабул итә. Әлеге хәл Мәскәүнең бер клиникасында була. Хатынның тулгаклары башлангач, ир-ат тизрәк бала тудыру йортына ашыга. Шәфкать туташы ялгыш башка палата номерын әйтә һәм ир шунда ук «ярдәмгә» чаба. Палатага кергәч, ир креслода башка хатын булуын сизми. Бары бала тугач кына гаҗәпкә кала, чөнки алар гаиләсендә кыз туарга тиеш була, ә яңа гына дөньяга килгән бала малай була. Шуннан соң гына ир янәшәсендә яткан хатынга игътибар итә һәм аны гомерендә беренче тапкыр күрүен аңлап ала. Табиблар тиз арада иргә дөрес палата номерын әйтәләр, һәм ул янә ашыга-ашыга бала тудырырга чаба. Бәхеткә, ир үз баласын да кабул итеп өлгерә. Әлеге хәлнең геройлары барысы да юмор хисле булып чыга һәм берсе дә үпкәләми. Вакыт узгач, бөкедә тоткарланган икенче әти дә килеп җитә. Сериал сюжетына тиң әлеге хәлне интернет челтәренә дус кызы сүзләреннән Алиса Журавлева урнаштыра. Чыганак: deti.mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев