Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә сабантуйенда чаллылылар да өлеш кертә оештыра

Халык бәйрәме Сабантуй Мәскәүнең "Коломенское" музей-тыюлыгында 22 июльдә үтә. Кунакларны 11:00 сәгатькә чакыралар, чараны рәсми ачу тантанасы 13:00 сәгатькә планлаштырылган. Чаллы делегациясе Мәскәү Сабантуенда "Туган авылым" мәйданын оештырып, ул XX гасыр башындагы татар крестьян ишек алдын күрсәтәчәк. Анда ишек алды каралты-куралары белән агач йорт урнаштырыла. Шулай ук биредә күн һөнәре,...

Халык бәйрәме Сабантуй Мәскәүнең "Коломенское" музей-тыюлыгында 22 июльдә үтә. Кунакларны 11:00 сәгатькә чакыралар, чараны рәсми ачу тантанасы 13:00 сәгатькә планлаштырылган.

Чаллы делегациясе Мәскәү Сабантуенда "Туган авылым" мәйданын оештырып, ул XX гасыр башындагы татар крестьян ишек алдын күрсәтәчәк. Анда ишек алды каралты-куралары белән агач йорт урнаштырыла. Шулай ук биредә күн һөнәре, кәрзин үрү осталарының эшләре белән танышырга мөмкин һәм килүчеләр үзләре дә эшләп карый ала. Теләге булганнар ярминкәдә татар халкының һөнәр осталарның декортаив-гамәли сәнгать изделиеләрен алырга мөмкин, татар аш-суларының традицион ризыкларыннан авыз итә ала. Агымдагы елда чаллыларнын игътибарын җәлеп иткән кече мәйдандагы печән кибәнен биредә дә кую күзаллана.

Татарстан ишек алдыннан тыш, монда башкортныкны да була. Башкортстанның Стәрлетамак белән Мәләвез районнары делегатлары үзләренең ихатасын тәкъдим итә. Анда башкорт халкының көнкүреше һәм гамәли сәнгать күргәзмәләре урын ала.

Чаллылар бәйрәм кунакларына "Аулак өй" дигән театральләштерелгән тамаша (традицион уеннар, күңел ачулар, җыр һәм биюләр белән яшьләр утырулары) әзерләгән. 10.00 дән алып 16.00 сәгатькә кадәр "Без бит Чаллылар" дип исемләнгән Яр Чаллы шәһәренең сәнгать осталарының кечкенэ концерт мәйданчыгы эшләячәк. Бер үк вакытта 11.00-17.00 сәгатьләрдә Чаллы делегациясе халык милли уеннарын һәм ярышларын (капчк киеп йөгерү, күз бәйләп бүләк алу, капчык белән сугышу, балык тоту, йомырка салып йөгерү, милли көрәш) оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев