Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә тагын биш кеше коронавирустан үлгән 18+

Мәскәүдә 31 март кичендә үлгән коронавируслы авырулар барысы да өлкән яшьтә.

Мәскәүдә сишәмбе көн кич коронавирус китереп чыгарган үпкә ялкынсынуыннан тагын биш кеше үлгән. Авыруларның барысы да өлкән яшьтә, аларның яше 61 дән алып 74 кә кадәр булган диелә. Бу мәгълүматны Мәскәүдәге оператив штаб хәбәр итә.

Үлүчеләрнең барысының да бүтән төр авырулары да булган, шул исәптән алар шикәр чире белән дә авырган. Моннан тыш, кан басымы, үпкә авырулары, яман шеш белән дә интеккән. Дүртесе үпкә җилләтү аппараты астында яткан диелә.

Мәскәүдә коронавирустан үлүчеләр саны 16 га җитте. Русиядә коронавирус йоктыруның расланган очраклары 2337, 23 кеше үлгән.

Мәскәүдә, Татарстан һәм Башкортстанда, һәм шулай ук Русиянең тагын 55 төбәгендә үзизоляцияләнү тәртибе гамәлгә керде. Кешеләргә урамга азык-төлек алыр өчен, даруханәгә, чүп түгәргә яки хайваннарны йөртеп керергә генә чыгарга ярый. Эшкә йөрүчеләр махсус белешмә белән тәэмин ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус