Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә "Татар кызы-2019" бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Бәйгедә 9 татар кызы көч сынашып, һәрбер кыз бер номинациягә ия булды.

Мәскәүдә "Татар кызы-2019" бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча ике җиңүче игълан ителде: бәйгенең киләсе этабында Мәскәүне — Айсылу Мирхафизхан һәм Мәскәү өлкәсен Рузилә Бикова тәкъдим итәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Кызлар тумышы белән Татарстаннан: Айсылу — Казан, Рузилә — Яр Чаллы кызы. Айсылу профессиональ хореограф, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында күп еллар солистка буларак чыгыш ясаган, ә Рузиләгә – җырчы, Мәскәүдә татар чараларында еш катнаша.

Бәйгедә катнашучы кызлар ике айлык әзерлек узган: алар татар телен, тарихын, мәдәниятен, кул эшләрен һәм милли ризыкларны пешерә белү дәрәҗәсен күрсәтте. 

Бәйгедә 9 татар кызы көч сынашып, һәрбер кыз бер номинациягә ия булды.

  • "Иң иҗади татар кызы -2019" (Мәскәү) — Айсылу Мирхафизхан,
  • "Иң мөлаем татар кызы-2019" - Әлфия Гафурова,
  • "Иң нәзәкатьле татар кызы-2019" — Дания Фатыхова,
  • "Милләткә иң тугры татар кызы -2019" — Рузилә Бикова,
  • "Иң шаян татар кызы -2019" — Диләрә Насырова,
  • "Иң тырыш татар кызы — 2019" - Гельяз Мәүлүтова,
  • "Иң зирәк татар кызы -2019" – Илмира Әсхәбетдинова,
  • "Иң нурлы Татар кызы -2019" — Эльмира Таҗиева,
  • "Иң илһамлы татар кызы -2019" — Ямилә Сираҗетдинова.

Интернет тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Халык гүзәле-2019" номинациясенә Ямилә Сираҗетдинова лаек булды.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/25/188690/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев