Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә – Татарстан Республикасы көннәре

Россия башкаласында Татарстан Республикасы көннәре 20-24 августта үтәчәк. Проект кысаларында мәскәүлеләргә Камал театры спектакльләре күрсәтеләчәк, Мәскәү халыкара музыка йортында Татарстан халык рәссамнары хезмәтләре күргәзмәсе эшләячәк, тантаналы концерт үтәчәк. Л.Рюмина җитәкчелегендәге Мәскәү фольклор мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы җыр һәм бию дәүләт ансамбле концерты, Асадулаев йортында Татарстан фольклор музыка ансамбле концерты, Россия...

Россия башкаласында Татарстан Республикасы көннәре 20-24 августта үтәчәк.

Проект кысаларында мәскәүлеләргә Камал театры спектакльләре күрсәтеләчәк, Мәскәү халыкара музыка йортында Татарстан халык рәссамнары хезмәтләре күргәзмәсе эшләячәк, тантаналы концерт үтәчәк. Л.Рюмина җитәкчелегендәге Мәскәү фольклор мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы җыр һәм бию дәүләт ансамбле концерты, Асадулаев йортында Татарстан фольклор музыка ансамбле концерты, Россия заман тарихы үзәк дәүләт музеенда күргәзмәләр ачылышы булачак. Шулай ук, Татарстанның иҗади зыялылары белән очрашу да көтелә. Әлеге очрашуда "Туфан Туфан инде ул" дип аталган документаль фильм күрсәтеләчәк һәм, шулай ук, 2013 елны IX Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңү яулаган фильмнарның берсе белән бергә, X Казан халыкара мөселман киносы фестивале презентациясе үтәчәк.

Татарстан көннәре уңаеннан, Россиянең халык артисты Фуат Мансуровка Троекуровский зиратында кабер ташы ачылачак һәм М.Җәлил, Г.Тукай каберләренә чәчәкләр куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев