Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Мунча ташы” Илгизе: “Гамил Әсхәдулладан хатын-кыз ясадык!”

"Мунча ташы" дигәч, дәү әти искә төшә... Видеоларның яңа гына чыга башлаган вакыты. Мунча ташының видеокассеталарын халык чыккан берсен көтеп ала. Аны гаилә белән җыелышып карыйлар. Без әле яшьрәк, кайбер мәзәк сүзләрне аңлап та бетермибез. Артистларның кыланмышларына гына карап, өлкәннәр көлсә, аларга кушылып көләбез.

Дәү әти телевизорга якынрак килеп утырыр да, аерылмас иде. Ә аның көлүе... "Кет-кет-кет..." - берөзлексез. Ябык кына гәүдәле, авызында алгы бердәнбер көмеш теше бар. Шул тешен ялтыратып сәгатьләр буе көлеп утырыр иде... Телевизор карарга яратмады ул беркайчан да. Ә менә "Мунча ташын" яратып карады.

Дәү әти күптән вафат инде... Ә "Мунча ташы" исән. Гамил Әсхәдулла сәхнәгә чыгып мәзәк сүзләр сибә тотынса, яисә Искәндәр Мотыйгулла кулларын калтырата-калтырата монологын каезлый башласа, бүген дә күз алдына килеп баса дәү әти...

20-25 еллап вакыт узды. Бу ара эчендә "Мунча ташы"на кемнәр генә килмәде дә, кемнәр генә китмәде. Әмма нигезе шул - төп кешеләре, мунча ташы аксакаллары - Гамил әфәнде Әсхәдулла, Искәндәр Мотыйгулла, Рөстәм Рахманкул, Ульяна Князева... Алар безнең балачак артистлары. Алга таба Әнфис Калимуллин, Чакмагыш егете - чандыр гәүдәле Рөстәм Хәсәнов, Түбән Каманың Түбән Уратма авылыннан Илгиз Гыйлфанов килеп кушылды. Талантлы, кызык, оста егетләр. Кеше көлә бит кыланмышларыннан. Тагын ни кирәк?

Илгиз Гыйлфанов театрга килгән генә вакытларын хәтерлим әле мин. Йөзенә карауга көләсе килә башлый иде. Ниндидер җиңелчә беркатлы елмаю. Сүз әйтмичә генә басып торса да чыгышның камиллеге бозылмас кебек. Төрле миниатюралары белән истә калды. Бигрәк тә "Ак Барс" белән "Салават Юлаев" җанатарлары миниатюрасында "Ак Барс" яклы булып чыгыш роле классик үрнәкләрдән.

Менә шул Илгиз Гыйлфанов безнең редакциябездә кунак булып китте. Яңа тамаша белән тиздән Чаллы тамашачысын сөендерәчәкләр. Шул уңайдан Илгиз белән әңгәмә кордык. Максатыбыз - артистның үзе белән танышу, "Мунча ташы" эчендә әзрәк кайнау, яңа тамашаларында пешкән-пешәчәк кайнар ризыкларыннан авыз итеп карау...

"Эләктегезме?"

- Яңа тамашагыз белән безне кыскача таныштырып узсаң иде?

- Яңа тамашабызның исеме "Эләктегезме?" дип атала. Без аны, гадәттәгечә, иң беренче тапкыр Гамил абый Әсхәдулланың туган авылы Шәңгәлчедә куеп карадык. "Генеральный репетиция", - дип атыйбыз инде без аны. Узган елның октябрь аенда куя башладык, шуннан районнарга, зур шәһәрләргә чыгабыз әкренләп...

- Ул элеккеләреннән нәрсәсе белән аерыла? Яңалыклар, үзгәрешләр бармы?

- Яңа тамаша, заманча актуаль темалар. Яңалык дип, монысында менә Гамил абыйны хатын-кыз итеп киендердек. Париклар кидереп, бизәндереп... Элек тә алай чыгыш ясаганы бар иде инде аның. Халык яратып, эчләре катканчы көлә-көлә караган отышлы номерлар иде заманында. Шул искә төште дә... Тәкъдим итеп карадык: "Син анда бик "чибәр" килеп чыккан идең бит Гамил абый" - дибез. Сәхнәгә чыгуга башта халык кем чыкканын аңлап та бетерми. Биш-ун секундтан соң гына аңышалар... Гамил абый кыландыра белә бит инде ул.

- Клип та төшергәнсез икән?

- Әйе, авылда җәй көне комлыкта клип төшердек. Анда Гамил абый хатын-кыз ролен башкара...

- Кәмит "кино" булачакмы быел?

- "Кино" да төшердек. Көлкеле, юмористик фильм - "Котырган меңлек" дип атала ул. Кешенең акча өчен нинди генә гамәлләргә бармавы турында. Төп асылы шул.

- Сезнең тамашагыз асылда бер озын сәхнәләштерелгән әсәр белән башланып китә. Ул тамашада бөтен артистлар да катнаша. Быелгысы ни турында булачак?

- Беренче зур миниатюра ул бездә һәрвакыт сатирага корыла. Нинди дә булса актуаль мәсьәлә күтәрелә. Без быелгысында 26 ел элек уйналган миниатюраны нигез итеп алырга булдык. Бүгенге заманга туры китереп үзгәртелгән, яңартылган, реставрацияләнгән. Шунысы кызык, гаҗәп: 26 ел элек нинди проблема булса, хәзер дә шулар саклана икән. Һаман да су, водоканал мәсьәләсе актуаль. Без бит суның торбадан бәреп чыкканын көтәбез, ә аңа кадәр торбаларны алыштыру, яңарту турында уйлаучы булмый...

- Яңа артистлар алмадыгызмы соң? Сезгә, гадәттә, яңа кызлар килә, шулаймы?

- Состав - шул ук...

- "Эләктегезме?" тамашасында кайсы миниатюра, монолог яисә чыгышны иң уңышлы дип атар идең?

- Минем өчен ике сәрхүш - Илдус белән Мәгъфүр миниатюрасы кызык. Ул дәвамлы миниатюра. Моңарчы да куйганнар иде аны. Быелгы сезонда менә икенче сериясе булачак. Сәрхүшләрне ике Рөстәм уйный: Рахманкул белән Хәсәнов. Ямьcез күренешләр булмаячак, халык алдында хәмер эчү кебек мизгелләр алып ташланды. Сәрхүшләр алар кайчан да актуаль тема һәм көлер өчен менә дигән азык бит. Төрле ситуацияләргә эләгәләр. "Иваново" шәһәренә барып кызлар эзләп тә карадылар. Булмаган, алынмаган машинада да утырып йөрделәр. Ә хәзергесендә яңа төр проблема. Хәзер бит аның авылларында да егылып эчүче кешеләр бетеп килә. Элек бертуктамый эчкәннәрен "кадаклады"лар, кайсы үлде дигәндәй... Кайберсе сирәк-мирәк кенә салыштыра. Бар шундыйлар - эшлибез дип "янып-көеп" йөрүчеләр. Тик алар аны эшләмиләр генә. Башлыйлар да ташлыйлар. Менә монда да шундыйрак күренеш. Болар тәрбиягә бала алырга телиләр. Ахыр чиктә "капкын"га килеп эләгәләр. Һәр миниатюраның үз морале бар: ансат кына акча эшләп булмый, акча ул хезмәтне ярата. Икенче мораль - бала ул уен эш түгел, аның белән шаярырга ярамый...

"Эләктем..."

Илгиз турында кыскача мәгълүмат:

Туган урыны: Түбән Кама районы, Түбән Уратма авылы;

Туган көне: 1986 нчы ел 14 май.;

Гаиләсе: хатыны - Гөлшат, улы - Даниэль.

Илгиз Алабуганың сәнгать көллиятендә укыганда "Мунча ташы"на килеп эләгә. Укытучылары яшь талантлы егетне Ульяна Князева белән таныштыра...

- Килдем. "Нәрсә эшли беләсең?" - дип сорадылар. Искәндәр абыйның монологын сөйләп бирдем. Ул вакытта монологлар модада иде бит. Хәзер аны "стенд-ап" ка үзгәрттеләр. Стенд-ап та шул монолог сыман инде ул. Монолог бер темага корылган булса, монда темалар үзгәреп тора. Сөйләдем, ошаттылар кебек. Шуннан башланып китте...

- Әти-әниләрең кемнәр? Шулай ук артистлармы?

- Юк, гап-гади авыл кешеләре. Әни - сыер савучы. Әти нинди генә эштә эшләмәде. Әйтик, җәен кырга су сиптерә, кышын кочегар дигәндәй... Әни мин белә - белгәннән бирле фермада иде инде. Иртән торып чыгып китә... Әти дә көне буе эштә. Хуҗалык эшләре гел безнең кулга кала иде...

- Ничә бала үстегез?

- Өч малай. Мин - иң төпчеге. Бер абый Казанга барып эшләп йөри бүгенге көндә. Икенчесе - йөк машинасы белән ерак араларга товар ташый. Хатын әйтә: "Сез гаиләгез белән өйдә тормый торган кешеләр икән бит", - ди. "Шулай булып чыга инде", - дип көләм. Мин дә как никак артист бит, гострольләрдә йөрибез...

- Тормыш иптәшең Гөлшат белән ничек, нинди вәзгыятьтә таныштыгыз?

- Вәзгыяте дә урыны да - интернет. Бүген вакыты шундый бит. Социаль челтәрдә шактый гына аралашканнан соң: "Әйдә, күрешик", - дип тәкъдим ясадым. Кеше фотода бер төрле була бит. Ә чынбарлыкта - башкача.

- Ресторанга алып бардыңмы?

- "Әйдә, кафега керәбез" дип тәкъдим итеп караган идем, "миңа бернәрсә дә кирәк түгел", - диде. Урамда гына йөрдек. Рестораннар да, кыйммәтле бүләкләр дә әһәмиятле түгел иде аңа. Мөгаен, менә шул ягы белән дә үзенә караткандыр инде... Хәзер менә Аллага шөкер, бергә. Улыбыз Даниэль үсеп килә. Өч яшь тула тиздән...

"Сез дә эләгегез!"

- "Мунча ташы"ннан тыш кайда эшлисең?

- Кайда гына эшләмәдем инде мин элек. Җәй көне, сезон булмаган чакларда ком да ташыдым, тракторда да йөрдем, заводта да эшләдем.

- Хәзер кайда?

- Хәзер театрда гына. Бүтән беркайда да эшләмим. Ике куян артыннан бервакытта да куып тотып булмый. Берсе артыннан чапсаң икенчесенә җитешмисең. Аннары ни... теләсә кайда эшләгәнне яратмыйлар да бит. Без монда хезмәт хакы алып даими эшлибез. Рәсми эш урыны булып санала... Җәйләрен банкетлар, туйлар алып баргалыйбыз. Әнфис Кәлимуллин, Рөстәм Хәсәнов, мин - өчебез бергә...

- Башка артистларның концертларына "кунак"ка йөрисезме?

- Чакыралар. Кемнедер атап түгел. Берәр миниатюра белән.

- Кеше концертында акча эшләп йөргәнгә җитәкчегез Гамил Әсхәдулла сүз әйтмиме?

- Юк, әйтми. Без "Мунча ташы" булып бармыйбыз бит. Игъланнарда да язып тормыйлар. Тамашачыга көтелмәгән яңалык, бүләк ягъни мәсәлән. Күп артистлар берничә кеше белән концерт куеп йөри. Кеше әзрәк булган саен акчасын әзрәк түләр өченме икән, анысын белмим...

- Сездә җырлаучылар да бар, юморлы тамаша карап көлеп тә утырырга була. Шунысы белән отышлырактыр да инде концертларыгыз.

- Без артистлар гына - ун кеше. Миниатюраларда да берьюлы күп кеше чыгыш ясый. Бер-ике кешегә генә карап утыруга караганда, күп кеше кызыграк бит. Өстәл өстендә никадәр күбрәк, төрлерәк ризык була, ул шулкадәр ямьлерәк тә күренә, тәмлерәк тә...

- Синең катнашыңда ике кешелек уңышлы миниатюраларыгыз да бар... Мисал өчен "Ак барс" белән "Салават Юлаев" җанатарлары булып чыгыш ясаган идегез заманында. Халык бик яратып кабул итте. Хәзерге көндә дә актуальлеген югалтмыйдыр кебек.

- Ул вакытына карата бик урынлы һәм уңышлы килеп кергән миниатюра. "Ак Барс" белән "Салават Юлаев"ның кызып-кызып уйнаган вакытлары. Бер-берсенә лаеклы көндәшләр иде. Ул Морозовлар, Зариповлар, Радуловлар вакыты. Заманында бигрәк тә Башкортстанда ул миниатюраны бик яратып кабул иттеләр. Ә хәзер бик үк актуаль түгел. "Ак Барс"та да, "Салават"та да кемнәр уйнаганын хәзер күп кеше белми дә...

- Плагиат мәсьәләсендә ничек? Кайда да хәзер "Мунча ташы"н кабатлыйлар, миниатюраларыгызны урлыйлар...

- Кем ничек кабатлый ала, шулай кабатлый. Яңа еллар, төрле бәйрәмнәрдә безнең номерлар килеп чыга. "Урлыйлар" дип атап булмый инде аны. Номерга пародия дип атасак дөресрәктер... Авылларда концертлар куялар, кызык сәхнә әсәрләре бик әз, нәрсәдер күрсәтергә кирәк бит. Көлке, шаяру булырга тиеш. Бию җыр белән генә халыкның күңелен күреп булмый бүген.

- Бүгенге тамашачы белән элекке тамашачы арасында аерма бармы?

- Мин "Мунча ташы"на килгән генә вакытта нигездә театрга өлкәннәр йөри иде. Ә хәзер яшьләр дә килә. Татар телен яшьләр дә белә. Равил абый Шәрәфиевнең бер матур сүзе бар. "Бабайлар чуагы"нда әйтә ул аны. "Маңгаеңа татар дип язып куеп та, иртә белән уянгач үзеңнең кем икәнлегеңне белмәссең", - ди. Шуңа күрә минем бердәнбер теләгем шул: телебезне онытмыйк. Онытмаска иде. Татарча китап уку дигән нәрсә юк бит хәзер. Заманага яраклаштырып язучысы да юктыр инде, мөгаен. Минемчә, бүгенге көндә татар мәдәниятен татар театрлары, татар концертлары, тамашалары тота... Алар күбәйде. Бу яхшы күренеш. Бүгенге эстрадада көндәшлек булырга тиеш. Халык сайлый: монысына бара - ошый, монысына бара - ошамый. Шуңа күрә артистлар, җырчылар, театр труппалары: "Яхшылабрак эшләргә кирәк", - дип ярыша-ярыша әзерләнәләр. Замана шуны таләп итә. Буш сәхнәгә чыгып булмый хәзер. Киемнәр, декорация, бизәлеш, музыка, ут - барысы да булырга тиеш. Бүтәнчә халыкны тамашаларга җыю, чыгышларыңны яраттыру мөмкин түгел.

- Чаллы тамашачысы, сәхнәсе турында ни әйтерсең?

- Чаллы тамашачысын яратабыз. Сәхнәсендә уйнау аеруча ошый. Бигрәк тә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы уңайлы. Тамаша халык белән бергә кайнап гөрләп бара. 30 нчы гыйнварда барыгызны да шунда көтеп калабыз! "Эләктегезме?" тамашасына сез дә эләгегез!

- Әңгәмәң өчен рәхмәт!

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев