Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Муса Җәлил скверында истәлекле чара узды

Комсомол районында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое - Муса Җәлилне искә алу көненә багышланган чара узды.

 1944 елның 25 августында каршы тору төркеменнән унбер совет патриоты Плетцензее төрмәсендә фашистлар тарафыннан җәзалана. 
Чараны Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачты. Үзенең чыгышында ул шагыйрь иҗатының татар шигъриятендә әһәмиятен билгеләп үтте һәм яшь буынга Советлар Союзы Герое, бөек шагыйрь Муса Җәлилгә хөрмәт күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Чарада шәһәр язучылары: Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе рәисе Факил Сафин, шагыйрьләр Айдар Хәлим, Айрат Суфиянов, 3, 4, 5, 9, 12 нче мәктәп укучылары катнашты.  Факил Сафин һәм Айдар Хәлим Муса Җәлилгә багышланган үз әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Тамашачылар алдында шулай ук Чаллы шагыйрьләре Айрат Суфиянов, Рәзинә Сәетгәрәева чыгыш ясады. Барлык катнашучылар бергәләп Муса Җәлил сүзләренә язылган "Җырларым" җырын башкардылар.
Чара шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

http://nabchelny.ru/news/37713

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев