Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәйданда – “Питрау” бәйрәме

Быел керәшеннәрнең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Питрау зурлап, Яр буе паркы мәйданында үтәчәген инде хәбәр иткән идек. Ул 23 июльдә 15 сәгатьтә башланып, төнге 10га кадәр дәвам итәчәк. Кич буена шәһәребезнең үзәк мәйданында керәшен җырлары яңгыраячак, төрле бәйгеләр, уеннар оештырылачак. Бу көнне сәхнәдә халкыбызның яраткан җырчылары Лена Бичарина, Галина...

Быел керәшеннәрнең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Питрау зурлап, Яр буе паркы мәйданында үтәчәген инде хәбәр иткән идек. Ул 23 июльдә 15 сәгатьтә башланып, төнге 10га кадәр дәвам итәчәк. Кич буена шәһәребезнең үзәк мәйданында керәшен җырлары яңгыраячак, төрле бәйгеләр, уеннар оештырылачак.

Бу көнне сәхнәдә халкыбызның яраткан җырчылары Лена Бичарина, Галина Казанцева, Георгий Ибушев, Владимир Васильев, Вадим Захаров, Алинә Прокопьева, Гүзәл Хәкимуллина, Инзилә Сәлимова, Лилия Мортазина һәм башкалар чыгыш ясый. Бәйрәмне, гадәттәгечә, Татарстанның халык артисты, композитор Виталий Агапов алып бара. Концертта шулай ук "Бәрмәнчек", "Келәем", "Ак каз", "Карендәшләр", "Сандугач", "Казан айбагары" һәм башка шәһәрләрдән фольклор ансамбльләренең катнашуы да көтелә.

Моннан тыш, Петров көненең традицион бәйгеләре: аркан тарту, кыр чәчәкләреннән гөлләмә ясау, каен себеркесе бәйләү, утын кисү һәм башка ярышлар үткәрелә.

"Питрау керәшен бәйрәме булса да, мин аны ел саен көтеп алам, чөнки ул бик күңелле һәм оешкан төстә уза. Мин анда барып балачагымны искә төшереп кайтам. Безнең күршедә керәшен авылы бар иде, алар белән гел бергә күңелле итеп яшәдек ", - ди шәфкать туташы Айсылу Ярмиева.

- Тормышыбызга заманча технологияләр көннән-көн ныграк үтеп керә. Мондый шартларда милли гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны саклау бер дә җиңел түгел. Питрау - бүгенге көнгә кадәр сакланып калган рухи нигезләребезнең берсе. Ул төрки телле керәшеннәргә этномәдәниятләрен һәм дини үзенчәлекләрен саклап калырга булыша. Шунысы куанычлы, бүгенге көндә дә керәшен авылларында йолаларны үтиләр. Әйтик, дару үләннәре җыю, бәйрәм хөрмәтенә сарык сую, җырлы-биюле кичке уеннар, әйлән-бәйлән ...- ди шәһәрдәшебез Людмила Ханбикова.

Питрау җитсә, җәй бетә дисәләр дә, Аллаһыга шөкер, көннәр матур тора. Аларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрә белергә генә кирәк. Шимбә көнне Мәйданга барып, керәшен карендәшләребезнең күркәм бәйрәмен бергәләп үткәрик, дуслар!

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев