Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда зур җитәкче эшеннән китә

Аны Казан Эчке эшләр идарәсе башлыгы итмәкчеләр.

«Чаллы Эчке Эшләр идарәсе башлыгы Надир Закиров тиздән шәһәрдән китә», – дип хәбәр итте Chelny-biz.ru. Аны Казан Эчке эшләр идарәсе башлыгы итмәкчеләр. Ул Чаллыда 7 елга якын эшләде. Аңа кадәр бу вазифаны Алексей Соколов (ТР Эчке эшләр министры урынбасары)  өч ел башкарган иде. Надир Закировның Казанга китүе турында хәбәрләр күп булды. Тиздән әлеге мәсьәләгә нокта куелыр дип көтелә.

Надир Закиров фидакарь хезмәте өчен «За отличие в охране общественного порядка», «За доблесть в службе», өч дәрәҗәдәге «За отличие в службе», «За доблестный труд» медальләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 02 увд мвд полиция