Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Гайнуллин: «Сайлауларга гаиләләре белән килүчеләр күп»

Чаллының 18 мәктәп директоры сайлауларның илебез өчен никадәр мөһим булуы турында сөйләде.

-18нче мәктәптә директор булып 90нчы еллардан бирле эшлим.  Шул дәвер эчендә күп кенә сайлаулар үткәрергә туры килде. Аларның һәрберсе дә бик мөһим, быелгысы турында исә әйтеп торасы да юк. Ни өчен дигәндә, илебез кыен вакытлар кичерә. Һәм менә нәкъ шунда илебез белән көчле лидер идарә итәргә тиеш дип саныйм.
Үзем Тукай районы Әҗмәкәй авылында яшим. Шунда сайладым. 
Мәктәп коллективына да, хезмәттәшләргә дә, ата-аналарга да сайлауларның мөһимлеген аңлаттык. Кеше гел йөреп тора, актив дип әйтер идем. Әле бүген мәктәп исеменнән сайлаучыларга бәйрәм дә оештырдык - Май чабу чарасын үткәрдек. Мәктәп ишегалдында тәмле коймаклар белән сыйладык. Концерт номерлары да булды, әйлән-бәйлән уйнадык, җыр-биюләр оештырдык. Сайлауга гаиләләр белән киләләр, шунысы куанычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев