Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Аяк киеменә караганда кеше гомере кыйммәтрәк»

Чаллыда яшәүчеләр юлларга реагентларны артык күп сибүгә зарлана.Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры моңа карата үз фикерен белдерде.

Дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев шәһәр урамнарын тәүлек буена 130 техника һәм 80 хезмәткәр чистартуын, юлларга реагентлар сибелүен әйтте. Кыш башыннан барлыгы 28 меңнән артык рейс кар чыгарылган. 
– Юлларга көн саен сыек реагент сибелә.  Юллар дымлы, әмма куркынычсыз. Юл-транспорт һәлакәтләре кимеде, –  диде Илья Зуев. – Безнең өчен бу мөһим. 
Әмма шәһәрдәшләр: «Реагентларны артык күп сибәләр, аяк киемнәре юешләнә», –  дип зарлана икән. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев моңа карата үз фикерен белдерде: 
– Бүген иртән юллар коры иде. Билгеле бер вакытта юллар, сукмаклар дымлана. Кыш көне бозлавыкны бетерү өчен  реагентлар сибәргә кирәк. Юеш аяк киеме һәм автомобильләргә караганда кеше гомерләре кыйммәтрәк. Барсын да үлчәүгә салырга кирәк. Бу очракта юлларны реагентлар белән эшкәртү зарарсызрак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев