Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Бердәм хезмәтебез Чаллы, Татарстан, Россия үсешенә китерсен!»

Чаллы мэры Россия көне белән котлый.

Хөрмәтле чаллылылар! Сезне Россия көне белән котлыйм! 

Бу бәйрәм бөек дәүләтебез бердәмлеген, иреген һәм көчен күрсәтә торган бәйрәм. Илебезнең күп гасырлык җиңүләрен, каһарманлык һәм хезмәт тулы тарихын искә төшереп, безне азатлык, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык кебек кыйммәтләр белән берләштерә.

Сынауларны ышанычлы үтеп, халыкара аренада үз позицияләрен ныгыткан илебез белән горурланабыз.

Яр Чаллы, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең аерылгысыз өлеше буларак, ватаныбыз үсешенә зур өлеш кертә. Сезнең хезмәтегез, хөрмәтле Чаллы халкы, һәм талантыгыз нәтиҗәсендә шәһәребез амбициоз проектларны гамәлгә ашыра һәм төбәк, ил икътисадын ныгыта.

Без бергәләп киләчәкне төзибез, технологияләрне үстерәбез һәм яраткан шәһәребездә тормышны камилләштерәбез. 

Россия көне яңа казанышларга илһам өстәсен, иҗади эшкә көч бирсен һәм бөек илебез өчен горурлык хисен ныгытсын.

Ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим! Бердәм хезмәтебез Чаллы, Татарстан, Россия үсешенә китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев